ГАҖӘП БУЛМАСТЫР ДА...

Предыдущая12345678910111213141516Следующая

Син аръякта, ә мин бирге якта

Бәлки әле киресенчәдер.

Сорап тормый, язмыш язганына

Әйтче, иркәм, килешергәме!

Уйладыңмы ярлар кушылмасын

Бу юләр дә аңлый икән дип.

Өстисеңме– әй син, юләркәем,

Сөяр чагың инде үткән дип.

Хаклык бардыр синең сүзләреңдә

Шулай инде, шулай акыллым.

Мин юләргә аңлап буламы соң

Мәхәббәтнең аның асылын?

Мин юләргә аңлап буламы соң

Яшәү кануннарын, тормышны.

Каршы килмим, нигә каршы килим–

Синең күңел тели тынычны.

Син хаклыдыр, үз көеңә генә

Рәхәттер ул яшәү газапсыз.

Ахырына якынлаша төсле

Мәхәббәтем минем җавапсыз.

Күңелеңдә мәңге яклау тапмас

Бу берьяклы минем сөюем.

Синең өчен гаҗәп булмастыр да

Сау бул инде, иркәм, диюем.

ОНЫТЫП БУЛМАСТЫР

Язын яз да тышта, тик җанымда

Әллә нинди хисләр үртәрлек.

Уйласы юк күңел сагышларын

Эз калдырмый гына үтәр дип.

Мәхәббәткә күптән юллар ябык

Сизәсеңме, миңа ямансу.

Һич кенә дә сиңа кирәге юк

Бу берьяклы минем ярату.

Йөрәккә шул авыр тойгы икән

Мәхәббәттә кире кагылу.

Йөрәккә үк әллә уелганмы-

Һаман китми сине сагыну.

Уйламыйм дип күпме тырышсам да

Мин бит һаман гашыйк чынлаптыр.

Сөймәм дию – үз-үземне алдау,

Онытып шул сине булмастыр.

АЛЫП КИТЧЕ

Алып китче мине үзең белән,

Алып китче серле дөньяңа.

Сагышланып кына яшәмимче,

Бәйрәм яса әле миңа да.

Алып китче мине үзең белән,

Урнаштырчы күңел түреңә.

Сихерләче күзләремә карап,

Гел ашкыныйм сине күрергә.

Алып китче мине үзең белән,

Ялгызымны гына калдырма.

Әй сөекелем, хисле йөрәгеңдә

Миңа анда урын бардыр ла.



Алып китче мине үзең белән

Кайтмаслык ул булсын кабаттан.

Сине тоеп, сине назлап яшим,

Алып китче, әгәр яратсаң.

Алып китче,синсез яши алмыйм.

Күңелемдә минем син генә.

Алып китче мине гомерлеккә

Мәхәббәтнең серле иленә.

СИН– ИСКИТКЕЧ!

Син– искиткеч! Карап туймас гүзәл!

Син– бердәнбер, җирдә – син тиңсез!

Әй сөеклем, гомер әрәм итеп

Никләр яшим икән мин синсез?!?

Карашыңнан сихерләнгән чагым-

Яннарыңа якын килми дә.

Яшьүсмердәй каушыйм, тәэсирләнәм

Сине күргәч шулай мин нигә?

Тәүге очрашуга килгән төсле

Кат-кат дулкынлану кичерәм.

Мәхәббәтнең тылсым икәненә

Сине күргән саен төшенәм.

Минем якка җылы агым булып

Нур бөркелә синең тарафтан.

Әй сөеклем, сизәсеңме, сине

Торган саен ныграк яратам.

Синең белән, иркәм, очрашулар

Шундый кыска– гүя бер мизгел.

Син– искиткеч! Карап туймас гүзәл!

Син– бердәнбер, җирдә– син тиңсез!

НИ ӘЙТЕРСЕҢ?

Сине кояш дисәм ни әйтерсең,

Күрсәм әгәр сине күкләрдә.

Чынлап яратылу– кояш булу

Мондый бәхет тими күпләргә.

Син йолдызым дисәм ни әйтерсең,

Кояш сеңлесенә тиңләсәм.

Син иң якты йолдыз күктә диеп

Әйтер идемме соң сөйләсәм?!?

Асылкошым дисәм ни әйтерсең,

Сандугачым итеп танысам.

Хисләремә каршы килмәссеңме,

Иңнәреңә синең сарылсам.

Шомырт чәчкәм дисәм ни әйтерсең,

Хуш исеңнән синең исерсәм.

Кочагыма алып сине назлап

Сөю ләззәтләре кичерсәм.

Җан кисәгем дисәм ни әйтерсең,

Ниләр булыр икән шул чакта.

Хисләреңнән шашып, сүзсез генә

Эрерсеңме икән кочакта?

МИНЕМ СӨЮ СИҢА КИРӘКМИ

Чит иткәнне ул бит шундук тоя–

Алдап булмый аны йөрәкне.

Юкка ахры син дип өзгәләнү–

Минем сөю сиңа кирәкми.

Сау бул дисәм озатып калмассыңдыр,

Әйтмәссеңдер: мине ташлама!

Әй сөеклем, сиздермисең генә,

Синең күңел ахры башкада.

Сизә йөрәк хисләр сүрелгәнне,

Сүнеп бара сөю учагы.

Әй сөеклем, синең хакта уйлап

Җанда тынгылыкның юк чагы.

Йөрәк сызлавына– вакыт дәва

Тормыш инде күпкә өйрәтте.

Әллә каян сизә, күңел тоя–

Минем сөю сиңа кирәкми.

АҢЛЫЙСЫҢМЫ ИКӘН...

Тавышыңда– чишмә челтерәве

Карашыңда – кояш балкышы.

Йөрешеңдә, иркәм, күрәм сыман

Күлдә йөзгән гүзәл аккошны.

Сөйләмеңдә – былбыл сайраулары,

Буй-сыныңда– каен чалымы.

Җәен балкып таң атканга тиңлим

Шат елмайган назлы чагыңны.

Сине күреп сихерләнә җаным–

Телдән калам, җуям һушымны.

Җаным-тәнем белән гашыйк сиңа,

Аңлыйсыңмы икән син шуны.

Җаным-тәнем белән гашыйк сиңа.

Яулаучы- син минем күңелне.

Тансык шатлык итеп кабул итәм

Очрашканда сине күрүне.

Янып-көеп яшим менә шулай,

Берни көтми синең тарафтан.

Аңлыйсыңмы икән, дөньясында

Сине генә, иркәм, яратам!


7699643894871699.html
7699696790093766.html
    PR.RU™